Инноваторларны «Старт» программасында катнашырга чакырабыз

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды (алга таба – Фонд) даими нигездә биш төп юнәлеш буенча (мәгълүмати технологияләр, медицина, заманча материаллар һәм аларны ясау технологияләре, приборлар һәм аппарат комплекслары, биотехнологияләр)  «Старт» программасын гамәлгә ашыра.

Программада катнашу өчен гаризалар электрон формада түбәндәге адрес буенча кабул ителә: online.fasie.ru.

«Старт» программасында  катнашу шартлары турында тулырак итеп Фондның түбәндәге адрес буенча урнашкан сайтында белергә була: www.fasie.ru. 2015 елда проектның финанслана башлануы турында карар кабул итү өчен гаризаларны 2015 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.

Өстәмә консультацияләр алу өчен, Фондның Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиленә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз - Петр Петрович Баскевич, тел.: (843) 510-51-50, e-mail: itckniat@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International