Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларны кече һәм урта эшкуарлык өчен ачылган мәгълүмат порталы - smb.tattis.ru да теркәлергә чакыра.
Порталда теркәлгәннән соң, эшкуарлар резидентлар булып саналалар һәм әлеге вакытка заказчыларның товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә булган ихтыяҗы турында мәгълүматка ия була алалар.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен, түбәндәге адрес буенча «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» Дәүләт унитар предприятиесенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан ш., Мәскәү ур., 55.
тел: (843) 212-24-35
e-mail: smb.support@tatar.ru.