Татарстан Республикасы «Сәламәтлек саклау» BIHE 2015 21нче Азәрбайҗан халыкара күргәзмәсендә бердәм экспозиция тәкъдим итте

2015 елның 19 сентябре, шимбә

«Сәламәтлек саклау» BIHE 2015    21нче Азәрбайҗан халыкара күргәзмәсенең рәсми ачылышы 2015 елның 18 сентябрендә Баку шәһәрендә узды.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге республика кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектларына әлеге күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге тудырды.

BIHE күргәзмәсе инде 21нче мәртәбә уздырыла һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, заманча медицина җиһазлары, фармацевтика продуцияләре җитештерүчеләр һәм тәэминатчылар, уйлап табучылар һәм галимнәр арасында профессиональ элемтәләр булдыру һәм тәҗрибә уртаклашу платформасы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International