2015 елның 12 октябреннән 2015 елның 13 июлендәге 259-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә. Аңа ярашлы рәвештә кредит һәм иминият оешмалары һәм нотариуслар күчемсез милеккә хокук һәм аның белән сделкалар бердәм дәүләт реестры (ХБДР) һәм дәүләт милек кадастрында (ДМК) булган мәгълүматны мөстәкыйль соратып алырга тиеш булалар.
Хәзер гражданнар ХБДР һәм ДМК белешмәләре таләп ителә торган операцияләрне башкару өчен нотариусларга, иминият оешмаларына һәм банкларга мөрәҗәгать иткәндә, алдан ук кирәкле барлык мәгълүматны соратырга мәҗбүр булачак.
Яңа закон буенча нотариусларның, иминиятчеләрнең һәм банкларның үз клиентлары булган гражданнардан һәм юридик зат вәкилләреннән мондый белешмәләрне таләп итәргә хокуклары юк.
Хәзерге вакытта әлеге төзәтмәләрне гамәлгә ашыруның технологик аспектлары эшләнә. Банклар, иминият компанияләре һәм нотариуслар тиешле мәгълүматларны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасыннан файдаланып алырлар, дип планлаштырыла.