Татарстан Республикасы Әрмәнстан-EXPO 2015 халыкара күргәзмәсендә бердәм экспозиция тәкъдим итте

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Әрмәнстан-EXPO 2015 халыкара күргәзмәсенең рәсми ачылышы Ереван шәһәрендә 2015 елның 18 сентябрендә уздырылды.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге республика кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле субъектларының әлеге күргәзмәдә катнашуын оештырды. Татарстанның бердәм коллектив экспозициясен   «Алтын Ай-сервис» ҖЧҖ, «Трис» ҖЧҖ, «Флагман» ҖЧҖ, «Эскорт» КТ, «Дельрус-Дез» ҖЧҖ тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы стендын Әрмәнстан президенты Серж Саргсян, Әрмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, һәм шулай ук күргәзмәгә  килгән кунаклар һәм катнашучылар карады.

Әрмәнстан-EXPO 2015 күргәзмәсе – ул  Әрмәнстан-EXPO 2015 универсаль төбәк сәүдә-сәнәгать күргәзмә форумы кысаларында оештырыла торган күптармаклы күргәзмә, анда 100дән артык компания үз экспозициясен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International