Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредиты бирү турында карар кабул итү һәм килештерү тәртибен раслау турында» 2013 елның 6 сентябрендәге 642нче карарын гамәлгә ашыру кысаларында, инвестицияле салым кредиты механизмын гамәлгә кертү буенча эш башланды.
Әйтик, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе арасында Татарстан Республикасы территориясендә хуҗалык эшчәнлеге алып баручы оешмаларга инвестицияле салым кредиты бирелгәндә мәгълүмати хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.