Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль нигезләре турында» закон проекты эшләнде һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тикшерүгә кертелде.
Исегезгә төшерик, закон проекты өстендә эш әле агымдагы елның гыйнвар аенда ук Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә башланган иде. Татарстан Республикасы закон проектына тәкъдимнәр әзерләүдә актив катнашты. Алар документның эшләнелеп бетерелергә тиешле версиясендә чагылыш тапты.
Закон проекты тарафыннан контроль органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү принципларын, тикшерүләр вакытында хәвефләрне билгеләүле якын килүләрне гамәлгә кертү, һәм шулай ук мәҗбүри таләпләрнең мәгълүмати ачыклыгын ныгыту карала. Мәҗбүри таләпләре булган хокукый актлар исемлеге административ регламентка кертелергә, мәҗбүри таләпләр үзләре контроль һәм күзәтчелек органнарының рәсми сайтларында басылырга тиеш, дип күз уңында тотыла.