2015 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында «Алабуга» Махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге утырышы уздырылды. Күзәтчелек советы утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.
2015 елның 4-9 октябре көннәрендә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә Томск өлкәсеннән килгән 6 эшкуар стажировка үтте. Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында стажировкаларны оештыруны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе үз өстенә алды.