«Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» чарасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен ТР кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсының 2 нче этабы игълан ителде

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

«Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» чарасы буенча Татарстан Республикасының муниципаль  дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары  резидентларына субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсының 2 нче этабы игълан ителде.

Конкурс сайлап алуында  катнашуга гаризалар «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 2015 елның 16 октябреннән 30 октябренә кадәр Казан ш., Мәскәү ур., 55нче йорт (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы), 125нче кабинет адресы буенча, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең урыннардагы вәкиллекләрендә кабул ителә. 

Конкурста катнашу гаризаларын кабул итү вакыты: дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә  Мәскәү вакыты белән 9.00 дән 18.00 гә кадәр; җомга көнне  9.00 дән 16.45 кә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International