Артём Здунов «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Казан эшкуарлары сорауларына җавап бирде

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Икътисад министры Артём Здуновның Казан бизнес-җәмәгатьчелеге белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын  яклау буенча вәкаләтле   вәкил Тимур Ногманов башлангычы белән оештырылган очрашуы  2015 елның 12 октябрендә  «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында уздырылды. Исегезгә төшереп үтик, министр берничә көн элек моңа охшаш чара барышында Яр Чаллы эшкуарлары белән очрашкан иде.

Очрашу  Татарстанда гамәлдә булган бизнеска ярдәм формаларына һәм эшкуарларны борчыган сорауларга җавапларга багышланды. Эшкуарларны кызыксындырган сораулар арасында, атап әйткәндә,  «Лизинг-грант» программасына, сәнәгать мәйданчыкларында җитештерүләрне үстерү шартларына, микрозаймнар алуга, салым салуның гамәлдәге формаларына кагылышлылары бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International