«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО эшкуарларны «Курс - инвестицияләргә» семинарына чакыра

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

2015 елның 16 октябрендә Казанда, Korston Club Hotel конференц-үзәгендә, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО «Курс - инвестицияләргә» темасы буенча семинар уздыра.

Чараның төп темасы - «Милли эшкуарлык инициативасының (МЭИ) яңа старты 2.0» масштаблы проектын эшләтеп җибәрү кысаларында  реаль вакыт режимында, төркемнәргә бүленеп һәм форсайт технологиясен кулланып, уртак эш форматында катнашучыларның тәкъдимнәрен эшләү. Бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләренә эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту буенча үткәрелә торган эш белән танышу, бизнесменнарга очрый торган проблемаларны билгеләү, һәм шулай ук административ каршылыкларны киметү һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча яңа юнәлешләрне эшләүдә катнашуның уникаль мөмкинлеге бирелә. 

Эшкуарларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз!

Өстәмә мәгълүмат белән танышу, һәм шулай ук чарада катнашуга теркәлү өчен  сылтама  буенча барыгыз. Шулай ук түбәндәге телефон буенча да теркәлергә мөмкин: 524-91-32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International