Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эш бирүчеләрнең Татарстан Республикасы өчен расланган квоталар кысаларында чит ил эшче көчләренә ихтыяҗы һәм аларны бүлү турындагы тәкъдимнәрен карау буенча эшче төркем утырышында катнашты

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

2015 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында 2016 елга Татарстан Республикасы өчен расланган квоталар кысаларында эш бирүчеләрнең чит ил эшче көчләренә ихтыяҗы турындагы тәкъдимнәрен карау буенча эшче төркем утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы хезмәт , мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова алып барды.

Эшче төркем утырышында эш бирүчеләрнең төзелештә, авыл хуҗалыгында, җәмәгать туклануы өлкәсендә, һәм шулай ук спорт клубларында чит ил эшче көчләренә ихтыяҗы турындагы гаризалары каралды. Һәр гариза үз эченә ихтыяҗ булган һөнәр (вазыйфа) атамасын, хезмәт хакы күләме, кайсы илдән килү һ.б. мәгълүматны ала . 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International