Татарстан Республикасы Гуанчжоу шәһәрендә Кече һәм урта предприятиеләр халыкара ярминкәсендә бердәм коллектив экспозиция тәкъдим итте

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

2015 елның 10-13 октябре көннәрендә Гуанчжоу шәһәрендә (Кытай) 12 нче Кече һәм урта предприятиеләр халыкара ярминкәсе (CISMEF – 2015) уздырылды. Анда 33 илнең 544 компаниясе катнашты.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге республика кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектларының ярминкәдә катнашуын оештырды. Күргәзмәдә Татарстанны «Яктылык диодлы кластерлы модуль» ҖЧҖ,  «Инновацияле технологияләр» ҖЧҖ, «Эскорт» КТ, «РАБИКА – энергия саклау» ҖЧҖ, «Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ бердәм коллектив экспозиция аша тәкъдим иттеләр.

Күргәзмә барган көннәрдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча семинар һәм Гуанчжоуда Генераль консуллар өчен “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Соңгысы кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге башлыгы Ульяна Ануфриева Татарстан Республикасы потенциалын тәкъдим итте. “Түгәрәк өстәлдә” шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны  һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә караган сораулар тикшерелде, Татарстандагы кече һәм урта бизнес компанияләре тәкъдир ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International