«Ачык инновацияләр» Форумы кысаларында Innokids Бөтенроссия конкурсы үткәреләчәк

2015 елның 10 октябре, шимбә

2015 елның 28 октябреннән 1 ноябренә кадәр  Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе территориясендә,  «Ачык инновацияләр»  IV Мәскәү халыкара инновацияле үсеш  форумы оештырыла. 

Форум кысаларында мәктәп укучылары өчен мөстәкыйль программа каралган. Мәктәп программасы кысаларында күргәзмә белән танышу, белем бирү программасын үтү, һәм шулай ук укучыларның фәнни-техник проектларын гамәлгә ашыру буенча  балалар мәйданчыгы - Innokids конкурс программасында катнашу күздә тотыла. Биредә шулай ук балалар белән эшләүнең модельләштерү, конструкцияләү, робот техникасы һәм прототиплаштыру өлкәләренә караган проектлар да кертелгән иң яхшы  методикалары да күрсәтелде. Программа катнашучыларга  технологияң киләчәгенең төп юнәлешләрен билгеләүдән һәм үз проектыңның технологик трендлар картасындагы ролен һәм урынын аңлаудан алып, экспертлар һәм менторлар катнашлыгында Форум көннәренең актуаль проблематикасы буенча төркем  проектларын эшләү һәм яклауга кадәр булган  этапларны үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International