Инвестицияле салым кредиты килешүе формасы расланды
2015 елның 10 октябре, шимбә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредитын бирү турында карар кабул итү һәм килештерү тәртибен раслау турында» 2013 елның 6 сентябрендәге карарын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов тарафыннан Инвестицияле салым кредиты килешүе формасын раслау турында боерык имзаланды.
Инвестицияле салым кредиты килешүе формасы тиешле салым буенча түләүләрне киметү тәртибен, кредит суммасын (оешмага инвестицияле салым кредиты бирелгән салым төрен күрсәтеп), килешүнең гамәлдәге вакытын, кредит суммасына өстәлгән процентларны, кредит һәм процентларны каплап бару тәртибен, Килешү буенча салым кредитын һәм өстәлгән процентларны түләү буенча йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү ысулын, якларның җаваплылыгын күз уңында тота.
Килешү формасында оешмага сатып алынуы инвестицияле салым кредиты бирү өчен нигез булып торган җиһазлар һәм башка мөлкәтне Килешү вакыты дәвамында икенче затларга хуҗа булу, файдалану һәм эш итү максатында тапшыру һәм әлеге гамәлләрне үтәүне тыя торган нигезләмәләр каралган.
Инвестицияле салым кредитын алу турындагы сорауны карау өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредитын бирү турында карар кабул итү һәм килештерү тәртибен раслау турында» 2013 елның 6 сентябрендәге 642 нче карарынна ярашлы рәвештә тутырылган гаризаны тапшырырга кирәк.
Инвестицияле салым кредиты алу өчен кирәкле документларның тулы исемлеге, һәм шулай ук аларның формалары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтындагы «Инвестицияле салым кредиты» бүлегендә урнаштырылган.