«Талант лабораториясе», «Фәнни ярышлар чемпионаты», «Тренинг-класслар» дәүләт программалары чараларын уртак оештыручыларга ачык конкурс игълан ителә

2015 елның 10 октябре, шимбә

«2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Талант лабораториясе», «Фәнни ярышлар чемпионаты», «Тренинг-класслар» дәүләт программалары чараларын уртак оештыручыларга ачык конкурс игълан ителә. Конкурсны  «Талантларның Казан ачык университеты 2.0»  Автоном коммерциячел булмаган оешмасы үткәрә.

Utalents.ru сайтындагы «Чаралар» бүлегендә урнаштырылган нигезләмәгә ярашлы рәвештә, конкурста катнашу өчен, мондый чараларны гамәлгә ашыруга профессиональ  һәм коммуникатив яктан әзерлекле физик һәм юридик затлар чакырыла. Катнашу өчен югарыда аталган сайтта 2015 елның 15 октябренә кадәр гариза тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International