Сатып алулар өлкәсендәге хилафлыклар өчен өстәмә җаваплылык кертелә

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

2015 елның 16 октябрендә Россия Федерациясе  Федераль Җыены Дәүләт Думасы тарафыннан «Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Үзгәрешләр контрактны планлаштыру һәм үтәү стадияләрендә сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы закон нигезләмәләренең заказчы тарафыннан бозылуына юл куймау максатында кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International