«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсын үткәрү турында игълан

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсын үткәрү турында игълан итә.

«Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе  2015 елның 26 октябреннән 2015 елның 16 ноябренә кадәр конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Гаризалар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 кә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 125нче кабинет. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International