Министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Министрлар Кабинетында үткән брифингта инжиниринг инфраструктурасы юнәлеше буенча Татарстан һәм Япония арасындагы хезмәттәшлекнең стратегик мөһимлегенә басым ясады
2015 елның 20 октябре, сишәмбе
2015 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы делегациясенең Япониягә, Кытайга һәм Төркиягә визиты турында җентекләп сөйләделәр.
ТР Икътисад министрлыгыннан брифингта министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты. Очрашу барышында министр урынбасары инжиниринг инфраструктурасы юнәлеше буенча республикабыз һәм Япония арасындагы хезмәттәшлекнең стратегик мөһимлегенә басым ясады. Булат Хаҗиәхмәтов Татарстан Республикасында «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ һәм DNAFORM (венчур RIKEN) япон компаниясе белән уртак төзелгән «Медицина фәне үзәге» медицина симуляторлары инжиниринг үзәге эшен яктыртуга тәфсилләбрәк тукталды.
Татарстан КУЭ Корпорациясенең җәлеп ителгән “зонтик” поручительлекләре саны буенча Рәсәй төбәкләренең беренче унлыгына керде. Ел башыннан республиканың кече һәм урта бизнесы 500 млн сум алды.
Җәйнең беренче аенда 2025 елга 20 млн сумнан артык керем аркасында патентка хокукларын югалткан күпчелек ШЭ салым салу объектын арткы сан белән алыштырырга өлгерә.