Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы проекты буенча гаммәви консультацияләр үткәрелә

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан  Россия Төзелеш министрлыгының  «Капиталь төзелеш объектының проект документациясен эшләү өчен махсус техник шартларны эшләү һәм килештерү тәртибе турында»гы боерык проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.  Боерык проекты һәм җыелма хисап белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының  «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International