Дәүләт Думасы россиялеләрнең ике чит ил паспортын ала алуы турындагы закон проектын хуплады

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта россиялеләргә ике чит ил паспорты бирелә алу мөмкинлеге турындагы закон проектын хуплады.

Закон проектына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе гражданины булган  һәркемгә, билгеләнгән кагыйдәләр һәм чикләүләрне үтәгәндә һәм теләге булганда, «беренче чит ил паспорты гамәлдә вакытта икенче чит ил паспорты тутырыла һәм бирелә ала». 

Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең Россия Федерациясе территориясеннән читтә  Россия Федерациясе гражданины шәхесен таныклый торган Россия Федерациясе гражданины паспортын  («иске үрнәктәге» чит ил паспорты) рәсмиләштерү хезмәтен шулай ук республиканың Казан ш., Яр Чаллы ш. муниципаль берәмлекләрендә, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнарында урнашкан «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» Дәүләт бюджет учреждениесе филиалларында алу мөмкин булуын исегезгә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International