КБО Йортында СЮ КБОларга мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча Республика конкурсының өченче этабы конкурс комиссиясе утырышы узды

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

2015 елның 19 октябрендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга (алга таба – СЮ КБО) мөлкәти ярдәм күрсәтү  үзәгендә СЮ КБОларга бушлай нигездә  мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча Республика конкурсы (алга таба – Конкурс)  комиссиясенең чираттагы  утырышы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99нчы карары нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырыла. 

Конкурс комиссиясе әгъзалары Конкурста катнашучылардан килгән 7 гаризаны, Конкурс таләпләренә ярашлы рәвештә аларга теркәлгән документларны һәм материалларны тикшерделәр. Конкурс комиссиясе карары нигезендә  Конкурста катнашуга барлык гаризалар да кертелде. 

Конкурс йомгаклары белән  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International