ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Чараның төп темасы - «Милли эшкуарлык инициативасының (МЭИ) яңа старты 2.0» масштаблы проектын эшләтеп җибәрү кысаларында  реаль вакыт режимында, төркемнәргә бүленеп һәм форсайт технологиясен кулланып, уртак эш форматында катнашучыларның тәкъдимнәрен эшләү. 
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге республика кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектларының ярминкәдә катнашуын оештырды.

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында 2016 елга Татарстан Республикасы өчен расланган квоталар кысаларында эш бирүчеләрнең чит ил эшче көчләренә ихтыяҗы турындагы тәкъдимнәрен карау буенча эшче төркем утырышы уздырылды.
2015 елның 4-9 октябре көннәрендә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә Томск өлкәсеннән килгән 6 эшкуар стажировка үтте. Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында стажировкаларны оештыруны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе үз өстенә алды.
«Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» чарасы буенча Татарстан Республикасының муниципаль  дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары  резидентларына субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсының 2 нче этабы игълан ителде.
Икътисад министры Артём Здуновның Казан бизнес-җәмәгатьчелеге белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын  яклау буенча вәкаләтле   вәкил Тимур Ногманов башлангычы белән оештырылган очрашуы  2015 елның 12 октябрендә  «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында уздырылды.

10
октябрь, 2015 ел
шимбә
Форум кысаларында мәктәп укучылары өчен мөстәкыйль программа каралган. Мәктәп программасы кысаларында күргәзмә белән танышу, белем бирү программасын үтү, һәм шулай ук укучыларның фәнни-техник проектларын гамәлгә ашыру буенча  балалар мәйданчыгы - Innokids конкурс программасында катнашу күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредитын бирү турында карар кабул итү һәм килештерү тәртибен раслау турында»  2013 елның 6 сентябрендәге карарын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов тарафыннан Инвестицияле салым кредиты килешүе формасын раслау турында боерык имзаланды.
«2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Талант лабораториясе», «Фәнни ярышлар чемпионаты», «Тренинг-класслар» дәүләт программалары чараларын уртак оештыручыларга ачык конкурс игълан ителә. Конкурсны  «Талантларның Казан ачык университеты 2.0»  Автоном коммерциячел булмаган оешмасы үткәрә.
Көн тәртибендә  – товар базарларының нәтиҗәле эшен тәэмин итү,  монополиягә нигезләнгән эшчәнлекне һәм намуссыз көндәшлекне кисәтү, чикләү һәм тыю буенча монополиягә каршы ведомство эшчәнлеге сорауларын карау, һәм шулай ук  2015 елда монополиягә каршы җайлау өлкәсендә булган һәм көндәшлеккә шактый йогынты ясаган төп вакыйгалар буенча фикер алышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International