«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО 11 550 000 сумлык микрозайм бирү турында карар кабул итте

2015 елның 28 ноябре, шимбә


2015 елның 27 ноябрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы  (алга таба – Фонд) микрозаймнар  бирү буенча  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары (алга таба – ТР КУЭС) гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның 2015 елның 23 июнендәге 6нчы боерыгы нигезендә төзелгән  Микрозаймнар бирү буенча карар кабул итү комиссиясе ТР КУЭСнан алынган гомуми күләме 13 550 000 сумлык 15 гаризаны карады. Утырыш йомгаклары буенча, комиссия тарафыннан ачыкланган хилафлыклар бетерелгән очракта, гомуми күләме 11 550 000 сумлык 13 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International