Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «Халыкара йөк ташулар» семинарына чакыра

2015 елның 27 ноябре, җомга


«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге» Сезне 2015 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы территориясендә үткәреләчәк семинарда катнашырга чакыра. Семинарның темасы – «Халыкара йөк ташулар».

Спикер буларак «ИЛТС-Логистик»  ҖЧҖ  филиалы директоры Елена Коцубенко чакырылган.

Чара ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Пушкин ур., 18. Семинар 10.00 сәгатьтә башлана. Теркәлү вакыты: 9:30. Уку нәтиҗәләре буенча һәр тыңлаучы катнашучы сертификатына ия була.

Әлеге чарада катнашу бушлай.  

Әлеге чараның мөһимлеген игътибарга алып, Сезне 2 декабрьгә кадәр, теркәлү формасын тутырып, түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: clubexport.rt@gmail.com

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Регина Гарәфиевага мөрәҗәгать итә аласыз: тел.: +7 (927)-037-53-47.

Теркәлү формасы
Чара программасы
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International