2015 елның гыйнвар – октябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның гыйнвар – октябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең айлык социаль-икътисадый үсеше рейтингы  әзерләнде. 

2015 елның гыйнвар – октябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2 нче  урын) һәм Түбән Кама (3 нче урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны билиләр.

2015 елның гыйнвар – октябрь айларында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Чистай (+9 позиция) һәм  Зәй (+5 позиция) муниципаль районнары ирешкән. Әлеге үзгәрешләр торак йортларның гомуми мәйданнары, тулай авыл хуҗалыгы продукциясе  үсеше темпларының артуы, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең түбәнәюе кебек кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле.

Яшел Үзән  һәм Кама Тамагы (-5әр позиция) муниципаль районнарының рейтингта тоткан урыннары түбәнәйде. Әлеге тискәре үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуына, торак йортларның гомуми мәйданнарының, тулай авыл хуҗалыгы продукциясе  үсеше темпларының әкренәюенә бәйле.

Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы сайтында «Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» бүлегенең «Территориаль үсеш»  бүлекчәсендә танышырга мөмкин. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International