Практикумны үткәрү максаты – тәэминатчыларны электрон процедураларда катнашу үзенчәлекләренә өйрәтү, килешүләр төзергә дәгъва кылучыларның типик хаталарын аңлату, тәэминатчыны көтеп торган төп хәйлә һәм хәвеф-хәтәрләрне гамәлдә күрсәтү.
«Россия Федерациясе субъектларында кече һәм урта предприятиеләрне нәтиҗәле үстерү факторы буларак тышкы икътисадый эшчәнлек» III Халыкара конференциясе (алга таба – Конференция) 2015 елның 10-11 декабре көннәрендә Вологда шәһәрендә уздырыла.
Административ каршылыкларны киметү һәм процедураларны гадиләштерү чаралары кысаларында юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт бюджеттан тыш фондларында теркәү сроклары 3 эш көненә кадәр кыскартылды.
2015 елның 3 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышы узды.
2015 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы делегациясенең Кытай Халык Республикасына сәфәре башланды. Визитның максаты – Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр продукциясен алга этәрү, һәм шулай ук Кытайның иң алдынгы предприятиеләре белән кооперацияне үстерү.
Утырыш барышында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының килешүләрнең гамәлдә булу вакытларын озайтуны сораган 153 мөрәҗәгате каралды. Утырыш йомгаклары буенча 147 кече һәм урта эшкуарлык субъекты белән субсидияләр бирү турындагы килешүне озайту турында карар кабул ителде. Үтенечләре канәгатьләндерелгән эшкуарларга Татарстан Републикасы Икътисад министрлыгы белән өстәмә килешү төзергә кирәк булачак.
2015 елның 17-18 ноябре көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Россия бүген» Халыкара мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә «Киләчәкнең акыллы шәһәре» IV халыкара форумы уздырыла.
«Түгәрәк өстәлдә» Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Үзенең докладында ул алга таба да хезмәт җитештерүчәнлегенең үсешенә һәм югары җитештерүчәнлекле хезмәт урыннарын арттыруга ярдәм итәргә тиешле инновацияле инфраструктураны үстерү буенча республикада алып барылган эш турында сөйләде.
2015 елның октябрендә «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) ДБУ һәм Кертемчеләр һәм акционерлар хокукларын яклау буенча федераль иҗтимагый-дәүләт фонды арасында КФҮләрдә алданган кертемчеләрнең компенсация сорап язган гаризаларын кабул итү хезмәтен күрсәтү турында килешү имзаланды.
2015 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында тәҗрибә уртаклашу максатларында Орел өлкәсе делегациясе белән МИЗ төзү һәм «Сәнәгать җитештерү тибындагы «Алабуга» Махсус икътисадый зонасы белән гамәли хезмәттәшлек сорауларына багышланган очрашу уздырылды.