2015 елның июненнән Росреестрның рәсми интернет-порталында документларны электрон формада бирә алу хезмәте кулланышка кертелүе турында хәбәр итәбез. Моңа бәйле рәвештә дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләренә, үз эш урыннарыннан китми генә, гариза тутыру һәм аңа документлар пакеты теркәү мөмкинлеге тудырыла. Барлык гаризалар һәм документлар электрон имза белән имзаланган булырга тиеш. Электрон имза алу өчен, исемлеге Росреестр порталында урнаштырылган теләсә кайсы раслау үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сервисны куллануга караган сораулар туганда, заявкаларыгызны Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә түбәндәге адреска юллавыгызны сорыйбыз: sd@rosreestr.org, һәм шулай ук (843)255-24-08 (өст.1780) телефон номерлары буенча шалтырата аласыз. Әлеге сервис белән эшләү буенча инструкция Росреестрның рәсми сайтында урнаштырылган.