Красная Полянада (Сочи ш.) 2015 елның 10-11 декабре көннәрендә «Инновацияләр экосистемасы» II Форумы узды. Ул Россиянең төбәк инновацияле экосистемаларын үстерүгә багышланган. Форумны оештыручы - Россия венчур компаниясе.
Быел форумның төп темасы – «Яңа базарларны төзү өчен инновацияле экосистема». Фикер алышулар үзәгендә – милли технологик инициативаларның перспективалы базарлары, әлеге базарларда технологик лидерлык өчен дөнья күләмендә көндәшлек итәргә сәләтле Россия компанияләрен ачу һәм аларны үстерү өчен махсуслаштырылган мохит һәм инфраструктура булдыру.