Югарыда аталган үзгәрешләр сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, транспорт, җәмәгать туклануы һәм башка объектларны реконструкцияләүгә һәм капиталь төзекләндерүгә рөхсәт алу процедурасының инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыру таләпләрен саклау өлешенә кагыла, ул төзүче һәм проектлаучы оешмаларның гамәлләрен генә түгел, заказчыларныкын да регламентларга тиеш.
2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 48 һәм 51 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 28 ноябрендәге 339-ФЗ номерлы Федераль закон инвалидлар өчен уңайлы мохит тудырылмаган социаль объектларны һәм торакларны кабул итү мөмкинлеген тыя. Расланган үзгәрешләр «Уңайлы мохит» дәүләт программасына ярашлы рәвештә формалаштырылган.