«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә 2015 елның 8 декабрендә уздырылачак семинарда катнашырга чакыра. Тренингның темасы – «Вьетнамга ничек экспортларга».
Чара Park Inn by Radisson кунакханәсенең конференц-залында түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Лесгафт ур., 7. Тренинг эшен 10.00 сәгатьтә башлый. Катнашучыларны теркәү 9:30 сәгатьтә башлана. Укыту йомгаклары буенча һәр катнашучы сертификатка ия булачак.
Әлеге чараның мөһимлеген искә алып, Сезне 7 декабрьгә кадәр, теркәү формасын тутырып, аны түбәндәге электрон адрес буенча юллавыгызны сорыйбыз:
clubexport.rt@gmail.com.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча Алина Крохинага мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел.: +7 (906) 326-27-98.
Теркәлү формасы
Чара программасы