Инфраструктур һәм белем бирүләр фондының Күзәтчелек советы, югары технологияләр дөньясына юл ачып, балаларда табигать фәннәренә кызыксыну уята белүче педагогларның иң яхшы тәҗрибәләрен алга этәрүгә һәм таратуга юнәлдерелгән «2016–2018 еллар чорына РОСНАНОның мәктәп лигасы» Программасын раслады.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 30 ноябрендәге 1289нчы карарында бик кирәкле һәи мөһим дару препаратларын сатып алганда заказчылар, Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган илләрдән тыш, барлык чит илләрдә җитештерелгән товарларны китерү тәкъдимнәре кертелгән гаризаларны (соңгы тәкъдимнәрне) кире кагарга тиешләр, дип раслана.
2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Саба (+6 позиция), Апас, Чүпрәле, Әтнә һәм Балык Бистәсе (+4әр позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле, әйтик, торак йортларның гомуми мәйданының һәм өстәмә кыйммәт күләменең үсеш темплары артуга, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә.
2015 елның 21 декабрендә ИТ-парк мәйданчыгында Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф Татарстанның эшлекле даирәләре өчен лекция белән чыгыш ясады.
Очрашуда банк җитәкчеләре профессор Рогоффның инфляция дәрәҗәсенә, нефтькә бәяләрнең алга таба булган динамикасына, Украинадагы вазгыятьнең Россия һәм тулаем дөнья икътисадына йогынтысына карата фаразлары белән кызыксындылар. Халыкара сәүдә перспективалары, Кытай икътисады үсеше темплары һәм ислам финанслары үсеше мөмкинлекләре турында бик күп сораулар яңгырады.
2015 елның 22 декабрендә Мәскәү шәһәрендә ТР икътисад министры Артём Здунов Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышында катнашты.
Петербург халыкара икътисадый форумы (ПХИФ), Россия экспорт үзәге (РЭҮ) һәм Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән бергә, EY компаниясе һәм Чит ил инвестицияләре консультатив советы ярдәмендә, төбәкләрнең экспорт куәтен үстерүгә һәм инвестицион мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән «Россия төбәкләре: үсешнең яңа нокталары» дип аталган чаралар циклын эшләтеп җибәрә.
2015 елның 21-25 декабре көннәрендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә, Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак эшләнгән һәм бергә алып барылучы Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны укыту буенча һөнәри әзерлек программасының бишенче модуле башланды.
2015 елның 19-20 декабре көннәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 5нче Спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча финал уеннары узды. Уеннар Олимпия системасы буенча үткәрелә – җиңелгән команда турнирдан төшеп кала.
Проектның асылы тышкы капкачлы тирәнәйтелгән чүп-чар җыю контейнерларын урнаштыруда. «Горкоммунхоз» МУП белән уртак әзерләнгән техник-икътисадый нигезләмәгә караганда, проектны гамәлгә ашырудан кергән экономия 30%ны тәшкил итәргә мөмкин, моңа чүп ташучы машиналар өчен ягулык-майлау матераиллары һәм бакларга хезмәт күрсәтү чыгымнарын кыскарту хисабына ирешеләчәк.