ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Форумның максаты – Татарстанда һәм Идел буе төбәгендә автомобиль төзелешен үстерүгә һәм автомобиль компонентларын җитештерүне локальләштерүгә этәргеч бирү, автомобиль сәнәгатенә инновацияле эшләнмәләрне җәлеп итү, һәм шулай ук Идел буе төбәгендәге предприятиеләр һәм Россия, Европа һәм Азия урнашкан әйдәп баручы автомобиль төзелеше компанияләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү.

2015 елда дәүләт сатып алулары күләме 10%ка,  6,598 трлн сумга кадәр үсте, шулай ук кече предприятиеләр белән контрактлар саны артты һәм торгиларның көндәшлеккә сәләтлелеге дә күтәрелде.

Утырышта Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү сораулары тикшерелде.

Минобрнауки Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәнни-техник һәм инженерлык иҗаты программаларын үстерергә ниятли.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 19 гыйнварында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) тарафыннан Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы кредит бирүне стимуллаштыру программасына багышланган киңәшмә оештырылды. Әлеге программа Россия Федерациясе Үзәк банкы белән бергә «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ тарафыннан эшләнде.

2016 елның 20 гыйнварында Мәскәүдә  Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышы уздырылды.

2015 елда «Стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан Россия экспортерларына ярдәм итүнең «Инвестицион лифт» дип аталган яңа механизмы эшләтелеп җибәрелде.

2016 елның 11 гыйнварында  Бразилия Федератив Республикасы Үсеш, сәнәгать һәм тышкы сәүдә министрлыгының Тышкы сәүдә буенча секретариаты Россия Федерациясе һәм Көньяк Африка Республикасыннан импортлана торган н-бутанолга карата демпингка каршы тикшерү эшен башлау инициативасы белән чыкты.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) 2016 елның 20 гыйнварыннан 2016 елның 19 февраленә кадәр «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасының җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасында катнашу өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә.

Дәүләт статистикасы  Федераль хезмәте 2016 елда 2015 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә тулаем федераль статистик күзәтү оештырачагын игълан итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International