Минобрнауки Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәнни-техник һәм инженерлык иҗаты программаларын үстерергә ниятли. Әлеге планнар төбәкләрдә төзелә торган балалар технопарклары челтәрләре базасында тормышка ашырылачак. Бу турыда РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов 2016 елның 21 гыйнварында узган хөкүмәт утырышында хәбәр итте.
«Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе» проекты Стратегик инициативалар агантлыгы белән бергә гамәлгә ашырыла, һәм Россия Федерациясендә балалар технопарклары челтәрен төзүне күз уңында тота. Проектның максаты - балаларда инженерлык һәм техник иҗатка кызыксыну уяту.
Исегезгә төшерик, «Кванториум» дип аталган беренче балалар технопарклары 2015 ел ахырында Яр Чаллы шәһәрендә, һәм шулай ук Ханты-Мансийскида һәм Нефтеюганскида (ХМАО) ачылды. «Кванториум»нарда балалар инде бүген үк киләчәкнең техник һөнәрләре буенча өстәмә белем алалар.