КУЭ субъектларына ташламалы кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча актуаль вазгыять Татарстан Республикасы икътисад министры катнашындагы киңәшмәдә тикшерелде

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе


2016 елның 19 гыйнварында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) тарафыннан Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы кредит бирүне стимуллаштыру программасына багышланган киңәшмә оештырылды. Әлеге программа Россия Федерациясе Үзәк банкы белән бергә «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ тарафыннан эшләнде.

Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм  Фонд директоры Сергей Болотаев доклад белән чыгыш ясадылар. Тикшерү өчен төп тема  Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча актуаль вазгыять булды. Киңәшмә йомгаклары буенча банклар әлеге программада катнашуга дәгъва кылучы гаризаларны карау буенча эшләрен активлаштырачак дигән килешүгә ирешелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International