2016 елның 3-5 феврале көннәрендә Казанда TIAF II Халыкара автомобиль төзүчеләр форумы узачак. Форум Automechanika (Tatarstan International Automotive Forum supported by Automechanika) бөтендөнья автомобиль күргәзмәсе бренды ярдәмендә үтәчәк. TIAF Форумы автокомпонентлар индустриясе буенча Идел буе төбәгендә оештырыла торган иң эре чараларның берсе булып тора. Аны оештыруда Европа бизнесы ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Messe Frankfurt GmbHның Россиядәге вәкиллеге һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ катнаша.
Форумның максаты – Татарстанда һәм Идел буе төбәгендә автомобиль төзелешен үстерүгә һәм автомобиль компонентларын җитештерүне локальләштерүгә этәргеч бирү, автомобиль сәнәгатенә инновацияле эшләнмәләрне җәлеп итү, һәм шулай ук Идел буе төбәгендәге предприятиеләр һәм Россия, Европа һәм Азия урнашкан әйдәп баручы автомобиль төзелеше компанияләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү.