2016 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы утырышы уздырылды.
Утырышта Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү сораулары тикшерелде. Социаль-икътисадый үсешнең муниципаль стратегияләрен эшләүне оештыру буенча эш планы турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) дәрәҗәсендә социаль-икътисадый үсешне стратегик планлаштыруны гамәлгә ашыру буенча методик киңәшләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнде һәм министрлыкның 2015 елның 18 декабрендәге 534нче боерыгы белән расланды.
Методик киңәшләр белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_424162.pdf.