ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов тәкъдиме белән депутатлар «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» ТР Законының 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» һәм «ТР моноюнәлешле муниципаль берәмлекләр (моношәһәрләр) территорияләрендә төзелгән АСИҮТ резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкаларын билгеләү турында»ТР законнары проектларын тикшерделәр.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә җинаять кодексын либеральләштерү буенча кайбер чаралар тәкъдим итүче закон проектын кертте.
«Юл картасы» проектына әлеге өлкәне камилләштерүнең 8 юнәлеше буенча 72 чара кертелгән.
«Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы халкына хезмәт күрсәтүне башкаручы шәһәр округлары, муниципаль районнары җирле үзидарәләре органнары һәм оешмалар җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштырулар дәвам итә.
Минзәлә муниципаль районында 2016 елның 10 февралендә Совета Минзәлә муниципаль районының Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашлыгындагы II сессиясе уздырылды.
Кырым Республикасы Министрлар советы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында Кырым Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының экспорт мөмкинлекләре турында мәгълүмат урнаштырылган.
Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә киңәйтергә планлаштырган кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш средстволардан 100% уртак финанслау шартларында, 15 млн сумга кадәр күләмдә финанс ярдәме күрсәтү.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасында 2016 елның 5 февралендә «Татарстан Республикасы Гарантия Фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының (алга таба – Фонд) Попечительләр советы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында 2016 елның 8 февралендә төбәкнең әйдәп баручы предприятиеләре, инжиниринг үзәкләре, фәнни һәм уку йортлары күргәзмәсе оештырылды.
Менделеевск муниципаль районында 2016 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашлыгында Менделеевск муниципаль район Советының чираттагы VI утырышы уздырылды.