Дәүләт контроле һәм күзәтчелеге реформасының «юл картасын» әзерләү финал стадиясенә чыкты

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе


Президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында дәүләт контроле реформасын үткәрүнең кирәклегенә күрсәтте һәм Башкарма хакимиятнең федераль органнары контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү буенча дәүләт подкомиссиясенә дәүләт органнарының артык һәм бер-берсен кабатлаучы функцияләрен юкка чыгару буенча тәкъдимнәр әзерләүне тапшырды.

Шушы көннәрдә дәүләт Подкомиссиясенең Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2015 елның декабрендә әзерләнгән 2016-2017 елларга Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча чаралар («юл картасын») планы проектын тикшерүгә багышланган утырышы узды. «Юл картасы» проектына әлеге өлкәне камилләштерүнең 8 юнәлеше буенча 72 чара кертелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International