ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов тәкъдиме белән депутатлар «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» ТР Законының 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» һәм «ТР моноюнәлешле муниципаль берәмлекләр (моношәһәрләр) территорияләрендә төзелгән АСИҮТ резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкаларын билгеләү турында»ТР законнары проектларын тикшерделәр.
Рафис Борһанов үзенең чыгышында закон проектларының иң катлаулы социаль-икътисадый хәлдәге моношәһәрләр территорияләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрен (АСИҮТ) төзү турындагы федераль законнарны исәпкә алып һәм РФ Хөкүмәтенең «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен төзү турында» карарын гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында эшләнгәнен билгеләп үтте.
РФ Салым кодексының 284нче маддәсенә ярашлы рәвештә АСИҮТ резиденты статусын алган оешмалар өчен, РФ субъектлары законнары белән АСИҮТндә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүне башкару вакытындагы эшчәнлек нәтиҗәсендә РФ субъекты бюджетына күчерелергә тиешле табышка салымның киметелгән ставкасы билгеләнергә мөмкин. Шулай ук АСИҮТндә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүне башкару нәтиҗәсендәге эшчәнлектән кергән беренче табыш исәпкә алынган салым чорыннан башлап, беренче биш ел дәвамында салым күләме ставкасы 5 проценттан артмаска һәм моннан соңгы биш салым чоры дәвамында 10 проценттан ким булмаска тиешлеге регламентланган.
Икенче закон проекты АСИҮТ резидентларына республика салым ташламалары рәвешендәге дәүләт ярдәме күрсәтүне максат итеп куя, әйтик, Татарстан Республикасы бюджетына керелергә тиешле табышка салым ставкасы беренче биш салым чоры дәвамында 5 процентны тәшкил итә, ә аннан соңгы биш салым чорында – 10 процентны.
Әлеге закон проектлары буенча тагын бер доклад белән ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин чыгыш ясады. Ул документларны хуплауны һәм, Яр Чаллыда алгарышлы үсеш территориясенең мөмкин булган резидентларының күп булуын исәпкә алып, закон проектларын беренче һәм өченче укылышларда кабул итүләрен сорады.
Ике закон проекты да Дәләт Советы тарафыннан соңгы укылышта кабул ителде.