Халыктан сораштырулар дәвам итә

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе


«Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы халкына хезмәт күрсәтүне башкаручы шәһәр округлары, муниципаль районнары җирле үзидарәләре органнары һәм оешмалар җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштырулар дәвам итә.

Сораштырулар 2016 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр үткәрелә. Сораштырулар формалары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге адрес буенча  урнаштырылган:  http://mert.tatarstan.ru/opros22.htm. Шулай ук халыктан сораштырулар турында баннер Татарстан Республикасы Хөкүмәте, муниципаль берәмлекләр порталында, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары рәсми сайтларында  урнаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International