Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында 2016 елның 8 февралендә төбәкнең әйдәп баручы предприятиеләре, инжиниринг үзәкләре, фәнни һәм уку йортлары күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь - Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының генераль директоры Илья Кривогов, «Россия экспорт үзәге» АҖнең Төбәкләрне үстерү буенча директоры Андрей Поляков булып киттеләр.
«Химград» Технополисы экспозициясе Технополисның гомуми макеты, һәм шулай ук төп резидентлары продукциясе белән күрсәтелгән иде. Рөстәм Миңнханов төзелеш индустриясе өчен өстәмәләр һәм модификаторлар җитештерүче «Рекон» ФҖФ, «Данафлекс-Нано» наноөслекле сыгылмалы төрү материаллары чыгаручы компания, авыл хуҗалыгы һәм ГТХМның «Авиарешения» ҖЧҖ ихтыяҗлары өчен уникаль пилотсыз очкычлар эшләүче компания, бер тапкыр кулланыла торган хирургия инструментлары һәм тегү материаллары чыгаручы «Медтехника» ПТО» ҖЧҖ кебек оешмалар, һәм шулай ук полипропилен капчыклар җитештерү буенча «Казан заманча төргәкләр заводы» ҖЧҖ продукцияләре белән танышты.