Наталья Таркаева Менделеевск муниципаль район Советының чираттагы VI утырышында катнашты

2016 елның 9 феврале, сишәмбе


Менделеевск муниципаль районында 2016 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашлыгында Менделеевск муниципаль район Советының чираттагы VI утырышы  уздырылды. Икътисад министрлыгыннан район Советы утырышы эшендә икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.  

Утырыш кысаларында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев депутатларны 2015 елда  районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, һәм шулай ук  2016 елга бурычлар турында сөйләде. Чара ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Менделеевск районы алдынгыларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International