Минзәлә муниципаль районында 2016 елның 10 февралендә Совета Минзәлә муниципаль районының Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашлыгындагы II сессиясе уздырылды. ТР Икътисад министрлыгыннан сессия эшендә икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Сессия кысаларында Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов депутатларны 2015 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, һәм шулай ук 2016 елга бурычлар турында сөйләде. Чара ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Минзәлә районы алдынгыларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.