Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасында 2016 елның 5 февралендә «Татарстан Республикасы Гарантия Фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының (алга таба – Фонд) Попечительләр советы утырышы узды.
Утырышта Фондның 2015 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңланды һәм Фондның 2016 елга эшчәнлеге планы расланды.