2016 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәрендә катнашты.
Сәфәр кысаларында Яр Чаллы Шәһәр Советының «2015 елда Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында» дип аталган утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» Гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
Утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Президенты йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнүче «Ростар» ФҖБ» ҖЧҖндә, КФУ Инжиниринг үзәгендә (Яр Чаллы филиалы) булды, һәм шулай ук «Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае» МАББУндә урнашкан күргәзмә белән танышты.