Яр Чаллыда машина төзелеше предприятиеләре өчен протиплаштыру һәм механик эшкәртүнең сыгылмалы җитештерү системаларын төзү өлкәсенә караган Инжиниринг үзәге ачылды

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе


Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2016 елның 24 февралендә Яр Чаллыда машина төзелеше предприятиеләре өчен протиплаштыру һәм механик эшкәртүнең сыгылмалы җитештерү системаларын төзү өлкәсенә караган Инжиниринг үзәген ачуда катнашты. 

Инжиниринг үзәге эшчәнлеге Кама кластерының  эре, кече һәм урта бизнеска караган предприятиеләре ихтыяҗларын искә алган хәлдә, катлаулы технологик җитештерү бурычларын чишәргә сәләтле компетенцияләргә ия югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлдереләчәк. 

Кама кластерының инновацияле инфраструктурасы объектларына дәүләт ярдәме күрсәтү кысаларында әлеге проектны гамәлгә ашыру максатына  86,0 млн сум акча юнәлдерелә, шуларның 63,64 млн сумы - федераль бюджет акчалары хисабыннан, 22,36 млн сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан.

Әлеге инжиниринг үзәген ачу алга таба  механик эшкәртүнең технологик процессларына бәйле идеяләрне һәм уйлап табуларны гамәлгә ашырырга, яңа эшләнмәләр җитештерергә һәм аларны эшләүнең яңа технологияләрен булдырырга, эшләнмәләрнең проектлаштыруга, әзерләүгә һәм җитештерүгә бәйле тормыш циклы этапларын кыскарту максатында Кама кластеры предприятиеләрендә инновацияләрне җитештерүгә кертергә мөмкинлек тудырачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International