Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Нурлат муниципаль район Советы утырышында катнашты

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе


Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинның Нурлат муниципаль районына эш сәфәрендә катнашты.

Сәфәр кысаларында авария хәлендәге торак фондтан гражданнарны күчерү программасы буенча төзелгән 24 фатирлык торак йортка ачкычлар тапшыру тантанасы  узды, катнашучылар   электр насосларын ремонтлау һәм сату буенча хезмәтләр күрсәтүче «ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис» ҖЧҖ цехында булдылар. Эш сәфәре  Нурлат муниципаль районы Мәдәният йортында күргәзмә белән танышу һәм  «2015 елда Нурлат муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елгы бурычлар турында» дип аталган Нурлат муниципаль район Советы утырышында катнашу белән төгәлләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International