Казанда, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрендә КФҮ 1 апрельдән ял көннәрсез эшли башлаячак

2016 елның 23 марты, чәршәмбе


Бу турыда 2015 елда КФҮләр эшенә нәтиҗәләр  ясауга һәм 2016 елга планнар коруга багышланган брифингта хәбәр ителде. Брифингта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урыбасары Тимур Зарипов һәм «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ директоры Ленара Мозаффарова докладлар белән чыгыш ясадылар.

Гражданнарга уңайлы булсын өчен, 2016 елның 1 апреленнән республиканың Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән  кебек эре шәһәрләрендәге «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУ филиаллары ял көннәрсез эшли башлаячак.
КФҮнең эше, филиалларның эш режимы һәм элемтә өчен телефон номерлары, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы тулырак мәгълүмат https://uslugi.tatarstan.ru/mfc. КФҮ Порталында урнаштырылган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International