«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директор советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директор советының чираттагы утырышы үткәрелде.
Утырыш барышында этиленны метаннан турыдан-туры синтезлау технологиясе өлкәсендә Россия галимнәренең уңышлары каралды, Россия Фәннәр академиясенең Н.Н.Семенов исемендәге Химик физика институтының цеолитлардагы олефиннар белән изобутанны олкиллаштыру процессына кагылышлы мәсьәләләр, һәм шулай ук авыр нефтьне киләчәктә 99%ка кадәр эшкәртүнең инновацияле җайланмаларын булдыру соравы тикшерелде.